ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Фәнис Камал: Яшьләр наданрак – китап укымыйлар, милләтнең тарихы белән кызыксынмыйлар

0

«Яңа гасыр» каналында «Яңалыклар» тапшыруы алып баручы Фәнис Камал «Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» сәхифәсендә яшьләрнең наданрак булуын әйтте.

«Туры эфир булса да, шуны әйтергә мәҗбүр: яшьләр наданрак, чөнки китап укымыйлар, милләтнең тарихы белән кызыксынмыйлар, татарча тапшырулар карамыйлар, бер-берсе белән (татарча гимназия бетергән балалар да хәтта) урамга чыкканнан соң русча сөйләшә башлыйлар. Бу – үпкәләтү өчен әйтелгән сүз түгел», – диде ул.

Шул ук вакытта Фәнис Камал, хәзерге яшь журналислар база буенча, түбәнрәк булса да, алар арасында да уникаль шәхесләр күп дип саный.

«Хәзер журналист булып килүче яшьләр мәсьәләсенә килгәндә, ни кызганыч, алар, безнең белән чагыштырганда, база буенча түбәнрәк. Тик алар арасында да уникаль шәхесләр бар. Чөнки алар институт, университетта укыганда ук төрле конкурсларда, җитди программаларда катнашкан. Алар – безнең татарның киләчәге», – диде ул.

Фәнис Камал чын журналистның нинди булырга тиешлеген дә әйтте.

«Журналист һөнәре ул һәрбер кеше булдыра ала торган эш түгел. Бу өлкәдә хезмәт хаклары түбән булуына да карамастан, иң беренче чиратта, ул кызыксынучан булырга тиеш. Әгәр син кызыксына торган кеше түгелсең икән, журналистикада синең алга китеш булмаячак. Журналист ул классик әсәр дә, фантастикасын да, публицистиканы да укырга тиеш. Барлык каналлар белән, хәтта оппозицион каналлар белән дә таныш булырга тиеш. Ул аларны барысын да карап, чагыштырып, үзе фикер йөртеп, анализлап, мәгълүматны җиткерерә белергә тиеш», дигән фикерен җиткерде алып баручы.

Хәзерге вакытта телевидениедә тел байлыгы өчен көрәшүләрен дә әйтте. «Бик еш русча сөйләшәләр. Әлбәттә, полилингваль булу хәзерге заманда бик кирәк. Кытай телен дә, инглиз телен дә белергә кирәк. «Безнең татарыбыз гарәпләшә алды, төрекләшә алды, тик татарлаша алмады» дип әйтә иде минем әти Заһид Мәхмүди», – дип искә алды журналист.