ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

«Болгар» радиосы мөхәррире Гөлназ Рәшитова: Әгерҗе — минем туган нигезем

0

«Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Болгар» радиосы яңалыклар хезмәте мөхәррире, алып баручысы Гөлназ Рәшитова «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивалендәге Әгерҗе мәдәнияте көнендә туган ягына карата булган ватанпәрвәрлек хисләрен әйтте.

Чарадагы күргәзмәләр Әгерҗе халкының яшәешен тасвирлады

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Анда әти-әнием миңа тормыш бүләк итте, укытучыларым - белем, ә шөгыльләрем - тәҗрибә. Әгерҗе белән балачагымның иң матур хәтирәләре бәйле. Дөньяда иң кадерле ике урыным бар. Берсе өзелеп көтеп торучы әти-әнием яшәүче – Әгерҗем, икенчесе – моннан 5 ел элек, бер күрүдә үк үз иткән Казаным», — диде Гөлназ Рәшитова.

Шулай ук әңгәмәдәш үзенең тапшыруларында Әгерҗенең яшь талантларыннан еш кына интервьюлар алуын сөйләде.

«Мин хыялымны тормышка ашырдым - радиода эшлим, үземнең проектымны булдырдым. «ЯшьЛайн» тапшыруына да Әгерҗе талантларын чакырырга тырышам. Мәсәлән, Динар Шәймәрдәнов, Гөлназ һәм Гөлчәчәк Хәмидуллиналар, күрше Ижевск шәһәреннән килгән талантлы җырчы Рөстәм Егоров кебек шәхесләр минем тапшыруымның кунаклары», — диде ул.