ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

31 район артистлары «Татарстан – туган йортыбыз» фестивале гала-концертында чыгыш ясаячак

0

4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, Казанда «Татарстан – туган йортыбыз» фестивале гала-концерты була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.

Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак. Тамашачылар каршында республиканың 31 районыннан килгән 500гә якын артист чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәмнең шигаре – «Халыклар күп – Ватан бер генә!».

Министрлык матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, фестивальнең сайлап алу туры чара үткәрелә башлаган вакыттан бирле иң колачлысы булды. Әйтик, татарстанлылар 430дан артык гариза биргән, 4 меңгә якын катнашучы сайлап алу турын узган. Зона этапларын Нурлат, Апас, Менделеевск, Арча, Мөслим һәм Лениногорск районнары кабул итте.