ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Антониу Гутерриш: Казан Кремле – бик күркәм дөнья могҗизасы

0

БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанга сәфәре һәм БРИКС саммитында катнашудан алган хис кичерешләре белән уртаклашты. Бу хакта ул журналист Павел Зарубинга сөйләде.

Кунак фикеренчә, Казан Кремлен «бик күркәм дөнья могҗизасы» белән чагыштырып була.

«Дәүләтләр берләшә торган барлык саммитлар да бик мөһим дип саныйм. Шуның нәтиҗәсендә дөньяда глобаль проблемалар хәл ителә», - дип белдерде Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-14 октябрьдә узды. Халыкара вакыйга 30дан артык илнең вәкилләрен җыйды.