ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстанлылар «Абилимпикс» финалының беренче көнендә биш алтын медаль яулады

0

«Абилимпикс» чемпионатының беренче көнендә Татарстан вәкилләре тугыз медаль (шуларның бишесе – алтын) яулады. Бу хакта ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 26-29 октябрьдә Мәскәүдә уза, анда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар катнаша. Финал Федерациянең 89 субъектыннан килгән вәкилләрне, шул исәптән Татарстаннан 96 катнашучыны җыйды. Республика делегациясенә барлыгы 234 кеше керә, алар арасында катнашучыларның остазлары, тим-лидерлар, тәрҗемәчеләр һәм ата-аналар да бар.

Ярышларның беренче көнендә татарстанлылар тырнак ясау, чәчтараш сәнгате, сәнәгать робототехникасы, флористика һәм фотога төшерүдә иң яхшылар дип табылды.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, проект төрле яшьтәге катнашучыларны берләштерә һәм аларга үз компетенцияләрен күрсәтү, яңа күнекмәләр алу һәм һөнәри траектория булдыру мөмкинлеген бирә. Чемпионат программасы хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып ел саен камилләшә. Катнашучылар саны да арта.

«Быел да «Абилимпикс» финалы иң яхшы белгечләрне билгеләргә мөмкинлек биреп кенә калмыйча, ә эксперт бергәлеге вәкилләре арасында үзара тәҗрибә алмашу өчен мәйданчык та булыр дип ышанам», - диде министр.