ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Казанда Апанай мәчетенең 255 еллыгын билгеләп үттеләр

0

Казанның Апанай мәдрәсәсе бинасында Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм кысаларында «Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Анда мәчет һәм мәдрәсәнең үткәне һәм бүгенгесе, шулай ук мәчетнең мөһим тарихи мирасы турында докладлар тәкъдим ителде.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

  • Апанай мәчетенә 1768 елда нигез салына. XVIII гасырның 70 нче елларыннан мәчет янында мәдрәсә эшли башлый, ул – Казан ханлыгы басып алынганнан соң башкалада ачылган беренче мөселман уку йорты булып санала. Төрле елларда биредә бөек дин белгечләре Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, җәмәгать эшлеклеләре Хөсәен Фәизханов, Әхмәтһади Максуди, Садри Максуди, драматург Галиәсгар Камал укыган.

«Безнең тарихи мәчетләребез арасында ике таш мәчет – «Мәрҗани» һәм «Апанай» мәчете аерылып тора. Апанай мәчете территориясендә озак еллар мәдрәсә эшли, ул – Казан ханлыгы алынганнан соң булдырылган беренче таш мәдрәсә. Апанай мәдрәсәсе күренекле татар дин белгечләре, бөтендөньяга танылган галимнәр белем алган беренче дини уку йорты булып санала», – дип сөйләде Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйләде.

Нияз хәзрәт мәчет һәм мәдрәсәләр тарихын өйрәнүнең мөһимлеген дә билгеләп үтте.

«Бу биналарда үз халкына һәрвакыт тугры калган бөек дин белгечләре хезмәт иткән. Аларның тырышлыгы белән безгә зур дини мирас калган, ул – халкыбызга дөрес юлдан булырга һәм үз динен бервакытта да онытмаска ярдәм итә», – дип ассызыклады Нияз хәзрәт.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде.

«Бабаларыбыздан калган олуг мирасны, остазларыбызны, галимнәребезне, имамнарыбызны барлау – иң бөек булган эшләрнең берсе. Киләчәккә ныклы юл сала торган хәерле, күркәм гамәл. Хәзрәтләр, дин белгечләре элек-электән тырышып, авыр вакытларда да динебезнең байрагын куркмыйча күтәреп барганнар. Бүгенге көндә дә Апанай мәчете, мәдрәсәсе күркәм булып, башка мәчетләрдән һәрвакыт яхшы ягы белән аерылып тора», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова «Апанай» мәчете, мәдрәсәсе остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Сезгә авыр, ләкин халыкка бик кирәкле булган хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек телисем килә. Тыныч илебездә Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән матур, нәтиҗәле эшләр эшләргә насыйп булсын. Һәрберегезгә дә сәламәтлек, иминлек телим. Эшегез җиңел булсын, матур республикабызда бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итеп яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә язсын», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең чыгышында «Апанай» мәчете һәм мәдрәсәсе биналарын кире кайтару эшенең башында торган мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алды.

«Әлеге мәчетне торгызу, яңадан эшләтеп җибәрү өчен мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов зур эш башкарды. Аның истәлегенә мәчеттә ел саен искә алу чаралары уздырыла, Вәлиулла хәзрәтнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Бүгенге көндә исә мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм Әхмәт хәзрәт Сабиров аның башлаган эшен лаеклы дәвам итәләр», – диде ул.

«Без үз тарихыбыз, динебез үсешенә үз өлешен керткән каһарманнарыбызны, дин әһелләребезне белергә, истә тотарга тиеш», – дип билгеләп үтте Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

  • Апанай мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау мәчете) — Казанның тарихи таш мәчетләренең берсе. Иске Татар бистәсендә урнашкан, татар дини архитектурасы һәйкәле. Апанай мәчете патшабикә Екатерина II Казанда таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиев ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.
  • 1930 елда мәчет ТатЦИК Президиумы карары белән ябыла, манарасы киселә. Совет елларында бинада балалар бакчасы урнаша. 1995 елда Апанай мәчете бинасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенә кайтарыла. 2007-2011елларда комплекслы реставрация үткәрелә, мәчетнең манарасы кире торгызыла.