ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз

0

Казанда узган «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивалендә Әгерҗе талантлары сәхнә тотты. ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әгерҗелеләргә соклануын белдерде.

«Ну, әгерҗеләр шаккаттырдыгыз. Дөрестән дә, искиткеч күргәзмәләр. Тарихлы, эчтәлекле», — диде Дамир Нотфуллин сәхнәдән.

Җитәкче шулай ук Әгерҗе халкының бердәм булуын ассызыклады. «Бу конкурста беренче тапкыр түгел, мин монда инде 10-15 мәртәбә. Әгерҗе халкының никадәр уңган, булдыклы һәм бердәм икәнен күрәбез. Бүгенге очрашу да моңа ачык дәлил. Әлеге очрашу якташлар өчен менә дигән күрешү мөмкинлеге», — дип сөйләде ул.

Күргәзмәләрне караганда һәм концерт программасы барышында рус, татар һәм мари халкының гореф-гадәтләрен, җырларын һәм биюләрен тамаша кылдык.