ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Япония хәбәрчесе Шин Ватанабэ: Казанның гүзәллегенә һәм татар мәдәниятенә сокландым

0

Япониянең NHK – дәүләт-иҗтимагый үзәк телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге бюросы хәбәрчесе Шин Ватанабэ БРИКС саммиты кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан һәм татар мәдәнияте турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

«Казанга беренче тапкыр килдем. Моңа кадәр бик кыска мәгълүматлар аша гына ишеткәнем булды. Казан Кремлен карарга өлгердем. Миңа бик тә ошады. Шәһәрнең гүзәллегенә сокландым. Татар мәдәниятен дә бик ошаттым. Журналистлар өчен татар музыкасы һәм биюләрен күрсәттеләр. Хәбәрче буларак та, Казанга баруны бик файдалы дип таптым», – диде ул.

Шин Ватанабэ милли аш-судан төрле ит ризыкларын кабып караган. «Аеруча ат итеннән пешерелгән ашлар ошады. Япониядә дә ат итен ашыйлар, ләкин сушидагы кебек – чи килеш. Аның тәмле икәнлеген белә идем, Татарстандагы ат итеннән пешерелгән ризыкларны да ошаттым. Чәкчәкне мин дә авыз иттем, чөнки төрле илләрдән килүче кунакларны нәкъ менә чәкчәк белән каршы алдылар – аэропортта алар чәкчәкне кабып карады», – диде хәбәрче.

«Казан, Татарстан һәм татар мәдәнияте турында дусларыма, коллегаларыма сөйләячәкмен. БРИКС саммитында катнашу – минем өчен төрле илләрнең вазгыятен күзәтер өчен мөһим. Хәзерге вакытта мин Россиядә эшлим һәм миңа Россиянең позициясен белү кызыклы», – дип аңлатты Япония хәбәрчесе.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.