ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Татарстанда бер ел эчендә сәнәгый җитештерү күләме 12,7 процентка арткан

0

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сәнәгый җитештерү күләме 2023 елга караганда 12,7 процентка арткан. Гыйнвардан бирле җитештерү күләмнәре 2,8 процентка үскән.

Әлеге күрсәткеч продукция җитештерү һәм энергетика, чимал секторы, юынтык сулар чыгару һәм су белән тәэмин итү, эшкәртү тармаклары, калдыкларны утильләштерү (һ.б.) буенча хезмәтләр күрсәтү динамикасыннан чыгып билгеләнә.

«2024 елның августы белән чагыштырганда, 2024 елның сентябрендә сәнәгый җитештерү индексы 97,9 процент (-2,1 процент) тәшкил итте», - диелә хәбәрдә.