ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Апанай мәчетенең 255 еллыгын уңаеннан китапханә ачылды

0

Казанның Апанай мәдрәсәсе бинасында тантаналы рәвештә Апанай мәчетенең 255 еллыгын билгеләп үттеләр. Түгәрәк датага бәйле рәвештә Апанай мәдрәсәсендә китапханә ачылышы чарасы узды.

«Апанай мәдрәсәсе китапханәсе»ндә «Иман» нәшриятының 1000нән артык китабы, «Дин вә мәңгәйшәт», «Өммә», «Мөселманнар» кебек дини газета-журналлар, бүгенге көн дини китаплары урын алган.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Китапханә шартлы рәвештә икегә бүленгән – уңайлы уку залы, анда кирәкле китапларны алып, укып утырырга мөмкин һәм төп бүлмә – китаплар урнашкан урын.

Китапханәгә керү ирекле, алдан язылу, теркәлү таләп ителми.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Китапханәнең бер бүлмәсендә Апанай мәдрәсәсе тарихына багышланган күргәзмә дә булдырылган. Анда мәчет һәм мәдрәсәгә бәйле булган уникаль экспонатлар урын алган. Күргәзмәдә мәдрәсәнең бүгенге көнгәчә сакланып калган тарихи язмаларын, 1917 елгы инкыйлабка кадәрге укыткан мөгаллимнәрнең көндәлекләрен, уку расписаниесен, мәдрәсәдә укыткан остазларның фотосурәтләрен һәм бүгенге көндә кечкенә кисәкләр формасында гына сакланып калган Апанай мәдрәсәсе миченең кисәкләрен күрергә була.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Апанай мәчете һәм мәдрәсәсендә халык өчен җан аткан, вакытында милләт үсүе, чәчәк атуы өчен зур көч куйган бөек дин белгечләре эшләгән. Алар үзләреннән бик зур мирас калдырганнар. Бары тик аларның тырышлыгы белән бүген безнең халык дөрес юлдан бара, үз динен онытмый», – дип китапханә белән таныштырды Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

Нияз хәзрәт фикеренчә, без үз мирасыбызның кадерен белергә, аны дөрес итеп сакларга һәм башка халыклар мирасына хөрмәт күрсәтергә тиеш.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Күргәзмәдә шулай ук төрле елларда Апанай мәдрәсәсендә белем алган бөек дин белгечләре Муса Бигиев, Галимҗан Баруди, җәмәгать эшлеклеләре Хөсәен Фәизханов, Әхмәтһади Максуди, Садри Максуди, драматург Галиәсгар Камал фотосурәтләре һәм сакланып калган кайбер кулъязма истәлекләре белән танышырга була.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

  • Апанай мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау мәчете) — Казанның тарихи таш мәчетләренең берсе. Иске Татар бистәсендә урнашкан, татар дини архитектурасы һәйкәле. Апанай мәчете патшабикә Екатерина II Казанда таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиев ярдәме белән 1768–1771 елларда төзелә.
  • 1930 елда мәчет ТатЦИК Президиумы карары белән ябыла, манарасы киселә. Совет елларында бинада балалар бакчасы урнаша. 1995 елда Апанай мәчете бинасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәтенә кайтарыла. 2007-2011елларда комплекслы реставрация үткәрелә, мәчетнең манарасы кире торгызыла.