ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Казахстан илчесе: Казанда узган БРИКС саммиты Россиянең шиксез уңышы булды

0

Казанда узган БРИКС саммиты оешманың глобаль проблемаларны хәл итү өчен җитди потенциалы барлыгын күрсәтте һәм Россиянең шиксез уңышы булды. Казахстанның Мәскәүдәге илчесе Даурен Абаев шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Казанда узган саммит актуаль глобаль проблемаларны хәл итәргә сәләтле мәйданчык сыйфатында БРИКСның җитди потенциалын күрсәтте. Тулаем алганда, чара Россиянең – саммитта рәислек итүче илнең шиксез уңышы буларак бәяләнә», - диде сәясәтче.

Моннан тыш, илче Казахстанның саммитта оешмадагы 13 партнер дәүләтнең берсе сыйфатында танылуын раслады һәм моны «зур адым» дип атады.

Абаев шулай ук Казахстанның БРИКСта әгъза булуы өчен гариза бирүдән баш тартуын да шәрехләде. Аның сүзләренчә, әлеге гамәл «гаммәви мәгълүмат чараларында нигезсез яла ягуларга» китерде.

«Без БРИКСның үзебезнең милли мәнфәгатьләргә җавап бирә торган барлык нәтиҗәле инициативаларына да теләктәшлек күрсәтергә әзер», - дип ачыклык кертте ул һәм Казахстан берләшмә үсешен җентекләп күзәтүен дәвам итәчәк дип ышандырды.

«Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның сәфәре дә, ул ясаган чыгышның эчтәлеге дә безнең БРИКС белән һәрьяклап хезмәттәшлек итәргә теләвебезне чагылдыра», - дип искәртте илче.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-14 октябрьдә узды.