Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм +7 градус җылы булуы көтелә
Бүген, 27 октябрьдә, Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Барлык районнарда да яңгыр һәм җепшек кар ява, көндез урыны белән явым-төшемнәр көчәя.
Төнлә күзәтелгәнчә, иртән дә юлларның аерым участокларында (әмма Казанда түгел) бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил исә. Көндез аның тизлеге, шул исәптән ТР башкаласында да, урыны белән көчәя һәм секундына 13 метрга кадәр җитә (Бофорт шкаласы буенча секундына 10,8-13,8 метр тизлектәге кил көчле җил дип санала).
Салкынча (-3..+2 градус) төннән соң көндез Татарстанда һава температурасы +2..+7 градуска кадәр (Казанда +5..+7 градуска кадәр) күтәреләчәк.