ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Актанышта Гаилә мәктәбенең бүгенге дәресе Әтиләр көненә багышланды

0

Октябрьнең соңгы якшәмбесе Әтиләр көне. Быел ул 20 октябрьгә туры килә. Актаныш районы ЗАГС бүлеге каршында эшләп килүче Гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе яңа бәйрәм - Әтиләр көненә багышланды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Әлеге бәйрәмнең максаты - Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру.

ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Гаилә мәктәбе дәресенә килгән Актанышның беренче мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына бүгенге дәрестә экспертлар тарафыннан әйтелгән фикерләр әтиләрне зурларга, хөрмәтләргә генә өндәп калмыйча, егетләрне киләчәктә үрнәк әти булырга да өйрәтер дигән теләген әйтте.

2011 елдан бирле район укучыларына бәхетле гаилә серләрен ислам дине күзлегеннән шәрехләүче Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин бу юлы да кыйммәтле киңәшләрен җиткерде. Бүгенге очрашу мөселманнарның изге җомга көненә туры килде, Руслан хәзрәт укучыларга ике гаеткә караганда да саваплырак җомга көн фазыйләтләрен искә төшерде. Әти-әниләрне, укытучыларны хөрмәтләү, ярату; кайдадыр сугышлар барганда безнең төбәктәге тыныч тормышыбызның кадерен белеп тырышып уку, үзара дус-тату булуның иң кирәкле гамәл икәнлеген дини тәфсирләр белән исбатлап вәгазь сөйләде.

Өлкән психолог Фәймә Шәйгәрданова да Руслан хәзрәтнең фикерләрен үстереп дәвам итте. Адәм баласының җир йөзендәге иң төп бурычы - үзеннән соң нәсел калдыру. Моның өчен Аллаһ биргән нигъмәтләр – акыл белән эш итү, үзеңә тиң пар сайлау, аның белән килешеп, аңлашып яшәү һәм тәүфикъле, тәртипле балалар үстерү.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. Гражданлык никахының ачы нәтиҗәләргә китерүе хакында да телгә алып, рәсми никахлашып кына матур гаилә төзеп булуын мисаллар аша төшендерде.