ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дилма Руссефф «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе турында: Күргәзмә мине бик тәэсирләндерде

0

«Яңа үсеш банкы» президенты Дилма Руссефф «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дилма Руссефф Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен килгән. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән бергә Дилма Руссефф Татарстан сәнәгать предприятиеләре (КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, «РариТЭК» автомобиль заводы, «Соллерс», «Казаньсельмаш» ҖЧҖ һ.б.) җитештерә торган техника үрнәкләрен карады.

Ачык һавадагы күргәзмәдә популяр К5нче буын йөк машиналары, үзбушаткычлар, бортлы йөк машиналары һәм автобуслар кергән «КАМАЗ» модель рәте урнашкан. Казан вертолет заводы «Ансат» медицина һәм полиция вертолетларын тәкъдим иткән. «РариТЭК» автомобиль заводы – табигый газда эшләүче 12 метрлы автобус. «Соллерс» компаниясе туристик һәм мәктәп пассажир автобусларын тәкъдим итте. Экспозициянең шактый өлеше авыл хуҗалыгы техникасына бирелгән, алар да мәртәбәле кунакта кызыксыну уятты.

«Күргәзмә мине бик тәэсирләндерде, – дип белдерде Дилма Руссефф, журналистлар белән аралашканда, – республикада җитештерелә торган бик күп техника тәкъдим ителгән, Татарстан сәнәгате үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтә алам».

Республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалын тәкъдим итеп, Талия Миңнуллина Татарстан 79 инвестор ил һәм 123 сәүдә партнеры илләре белән хезмәттәшлек итә, дип белдерде. Инвестицияләр күләме елына 1,2 триллион сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, моңа республика географик яктан уңайлы урнашкан булу һәм аның алга киткән инфраструктурасы ярдәм итә. Аерым алганда, Татарстан транспорт коридорлары белән Һиндстан, Иран һәм Кытай белән бәйле.

Тулай төбәк продуктының гомуми күләмендә сәнәгать өлеше 45,8 процентны тәшкил итә. Талия Миңнуллина республика икътисадының флагман предприятиеләренә аерым тукталды. Аерым алганда, Россия каучугының 41,9 процентын, йөк шиннарының 60,6 процентын, поликарбонатның 100 процентын, полиэтиленның 25,8 процентын Татарстан предприятиеләре җитештерә. Вертолет заводында предприятие тарихында 12 меңнән артык вертолет чыгарылган, алар дөньяның 100 иленә сатыла. «Бу безнең предприятиеләрнең сыйфат һәм бәя буенча көндәшлеккә сәләтле булуы турында сөйли», – дип басым ясады Талия Миңнуллина.

Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килгәндә, Татарстан сөт саву буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. «Республика үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә тәэмин итеп калмыйча, аны экспортка да чыгара ала», – дип йомгаклады сүзен Талия Миңнуллина.

Дилма Руссефф ИТ-технологияләр өлкәсенә аерым кызыксыну белдерде. Хәзерге вакытта республикада төрле бурычларны үтәү максатыннан 3 меңнән артык продукт җитештерелә. Аерым алганда, программа белән тәэмин итү һәм ИТ-сервислар эшләп чыгарыла.

  • «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе 20 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Казанда XVI БРИКС саммиты кысаларында уза. Экспозиция ике мәйданчыкта урнашкан. Күргәзмәнең зур техникалар белән булган өлеше Дәүләт Советы бинасы каршында куелган. Икенчесе парламент бинасында урнашкан.
  • Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Анда 35 дәүләт һәм 6 халыкара оешма вәкилләре катнашуын раслады.