ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Милорад Додик: БРИКС белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча актив эш алып барачакбыз

0

БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килгән Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина составындагы энтитета) Президенты Милорад Додик оешма белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча эшләргә әзерлек белдерде. Ул бу хакта «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Сәясәтче БРИКСны башкаларның хокукларын хөрмәт итә, эчке мәсьәләләренә тыкшынмый, тотрыклылык һәм татулык саклый торган дәүләтара берләшмә дип атады.

«Бу дөнья тәртибенең гамәлдәге системасына альтернатива. Башка дәүләтләр бу берләшмәгә бернинди басымсыз, гаделлек һәм татулык теләге белән кушыла ала», - дип уртаклашты Додик оешманы күзаллавы белән.

Сербская Республикасы лидерыннан үз илен БРИКС составында күрәме, дип сорадылар (Милорад Додик Босния һәм Герцеговина состав өлешләренең берсен генә җитәкли — Т-и иск.)

Ул күпчелек илләр әлеге берләшмә белән элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне киңәйтү формаларын өйрәнә, дип җавап бирде. «Без дә бу мәсьәләне хәл итү буенча актив эш алып барачакбыз, дип уйлыйм», — дип ассызыклады Сербская Республикасы Президенты.

Милорад Додик бүген Казанга килде һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Яклар 2024-2026 елларга Татарстан Республикасы белән Сербская Республикасы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турындагы беркетмәне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалады. Соңрак Сербская Республикасы Президенты «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады.

Уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкилләре саммитта катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында 17 ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бу көннәрдә шәһәр якынча 20 мең кунак кабул итәчәк.