ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Марат Хөснуллин Россия юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең казанышларын бәяләде

0

Төгәл һәм көйле эш нәтиҗәсендә Россиядә юл тармагы яхшы темпларга иреште. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда белдерде.

«Сезнең төгәл һәм көйле эшегез, максатчанлыгыгыз, көчле рухыгыз һәм уртак эшкә тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә юл тармагы яхшы темпларга иреште. Без планлаштырылганнарның барысын да эшләдек, «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты буенча зур эш башкардык. Дистәләгән мең чакрым юл ремонтланды, йөзләгән миллион квадрат метр асфальт җәелде», – дип яза Хөснуллин телеграм-каналында.

Ул шулай ук «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектында да юл тармагы хезмәткәрләре барлык планнарны үтәячәк, дигән өмет белдерде.

«Соңгы елларда бездә бөтен илебезнең нәтиҗәле бердәм юл хуҗалыгы командасы формалашты. Һәрберегезгә хезмәтегез һәм профессиональлегегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә! Сезгә сәламәтлек, сабырлык һәм иминлек телим!» - ди Марат Хөснуллин.