ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Сергей Карякин Казанда шахмат клубы ачты

0

Бүген Казанның Ирек мәйданында урнашкан «Бердәм Россия» партиясе иҗтимагый ярдәм штабы бинасында БРИКС илләре студентлары шахмат турниры узды. Аннары Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Федерациясе сенаторы, шахмат буенча 2016 елгы дөнья чемпионы исеменә дәгъва итүче Сергей Карякин чираттагы шахмат клубын ачты. Бу Карякин исемендәге инде 66нчы шахмат клубы, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Мәртәбәле кунаклар килгәнче Казан федераль университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, Казан медицина университеты студентлары шахмат тактасында көч сынашты. Алар арасында Һиндстан (шахмат туган ил), Кытай, Йәмән, Иран (берьюлы дүрт студент), Мисыр, Төрекмәнстан, Казахстан студентлары бар иде. Альберт исемле укучы конкурстан тыш чыгыш ясады. Киләчәктә ул, бәлки, гроссмейстер булыр, әмма әлегә аңа нибары ун яшь. Малай ярты сәгатьтә ике зур катнашучыны җиңде. Өченчесенә дә керешкән иде, тик күпсанлы озата баручылар белән Мөхәммәтшин һәм Карякин килде.

ТР профессиональ тренерлар ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Татьяна Ширяева журналистларга шахматның файдасы турында сөйләде. Шул исәптән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә (алар шулай ук турнирда катнашты) нинди файда китерүе турында да. «Бу шахматотерапия, медитация сыман. Ул тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, интеллектны арттыра», — дип ассызыклады ул. Археологик казулар барышында Татарстан территориясендә X–XII гасыр шахмат фигуралары табылган, дип тә өстәде Ширяева.

Карякин белән Мөхәммәтшин килеп керүгә үк шахмат тактасы артына утырды, Е2–Е4 хрестоматия дебютын уйнады. Аннары гроссмейстер шахмат тактасының икенче ягына истәлеккә язу язып калдырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда узачак БРИКС саммиты турында искәртте. «Безгә зур ышаныч күрсәтелде, шәһәрдә 30дан артык дәүләт башлыкларын көтәбез. Биредә исә БРИКС илләре студентлары җыелды. Алар Казан югары уку йортларында рус телендә укый. Студентлар Татарстан халыклары тату гаиләсенә кушылды. Без аларга белем алу өчен уңайлы шартлар тудырдык. Шахмат – зур чыгымнар таләп итми, бөтен кеше шөгыльләнә ала һәм яшьләрне берләштерә торган спорт төре. Сүз уңаеннан, Казанда беренче шахмат клубы 140 ел элек үк ачылган», - диде ул.

«БРИКС безнең өчен бик мөһим, ул икътисадны күтәрә һәм имин үсеш тәэмин итә торган конкурентлы, күпкырлы берләшмә. Бу көндәшләр түгел, ә партнер илләр. Шахматта да шулай ук. Безнең төбәк исә икътисадның күптөрлелеге белән уникаль. Безнең продукцияне таратып сату буенча килешүләргә ирешү өчен очрашулар көтелә. Партнерлар табарбыз, дип уйлыйм. Безнең өчен бу республикага күрсәтелгән ышанычны сынау», — дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Сергей Карякин республикага кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. «Россия Шахмат федерациясеннән берничә тапкыр килгәнем булды. Монда талантлар бик күп, көчле шахмат традицияләре бар, аларны үстерергә һәм сакларга кирәк. Шахмат интеллектуаль яктан белем арттырырга ярдәм итә. Хәзерге вакытта дөнья спортында зур проблемалар бар. Күптән түгел узган Бөтендөнья шахмат олимпиадасында Россия командасы катнашмады. Бу дөрес түгел. Ә БРИКС форматы сәясиләштерелмәгән, монда һәр спортчы – һәр берләшмә вәкиле милли әләме белән чыгыш ясый һәм хаклы булуын исбатлый ала», — диде ул.

Казанда ачылган клуб – Карякинның Россиядәге 66нчы клубы, дип сөйләде Сергей Карякинның шахмат клублары проекты җитәкчесе һәм Мәскәү өлкәсе шахмат федерациясе башкарма директоры Альберт Миңнуллин. Моңа кадәргесе күптән түгел Хакасия башкаласы Абаканда ачылган. Ә беренчесе нибары бер ел элек Түбән Новгородта эшли башлаган. «Шахмат Россияне бердәм итәчәк», — дигән ышаныч белдерде Миңнуллин.

Соңрак Сергей Карякин берничә тактада берьюлы уен алып бару сеансы уздырды.