ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда «Остабикә — традицияләрне саклаучы» халыкара ислам сәнгате фестивале ачылды

0

17 октябрьдә ТР Милли китапханәсендә «Остабикә — традицияләрне саклаучы» халыкара ислам сәнгате фестивален ачу тантанасы булды. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальне ачу тантанасында Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның тормыш иптәше Лола Сәмигуллина, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, мөселман модасы эксперты Диләрә Садриева һәм башкалар мөхтәрәм кунак булды.

БРИКС саммиты алдыннан Казанда 50 автор — Россиянең күренекле рәссамнары, сынлы сәнгать осталары һәм сәнгать һөнәрләре вәкилләре җыелды. Алар арасында Россия Сәнгать академиясе әгъзалары, атказанган һәм халык рәссамнары, шулай ук Кыргызстан, Казахстан, Төркия һәм Мисырдан авторлар бар иде.

Тантана башланганчы кунаклар Чаллыда узган рәссамнар арт-симпозиумы эшләре нәтиҗәләре белән таныша алды. Татарстан Милли китапханәсе холлында 20 авторның 30га якын картинасы куелган иде.

Фестиваль кунаклары өчен шулай ук интерактив мәйданчыклар, гарәп каллиграфиясе, шамаил ясау, Нырты челтәр үрү традицияләре, яулык бәйләү, арт-терапия элементлары белән акварель белән рәсем ясау сәнгате һәм хаситэ ясау буенча мастер-класслар оештырылды.

«Остабикә — традицияләрне саклаучы» халыкара ислам сәнгате фестивале 2024 елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган. Шуңа бәйле рәвештә, фестиваль кысаларында традицион гаилә кыйммәтләрен визуальләштерү, саклау һәм популярлаштыруга ярдәм итә торган иҗади һәм белем бирү чаралары уздыру планлаштырыла.