ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда БРИКС саммиты кунаклары сыйланачак ризыклар билгеле булды

0

Казан рестораннары БРИКС саммиты кунакларын милли ризыклар белән сыйлаячак. Шул ук вакытта һәркемнең гастрономик үзенчәлекләре исәпкә алыначак. Бу хакта ТР рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең мәдәни мирасны үстерү буенча вице-президенты Радик Абдрахманов белдерде. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Сый-нигъмәтләр арасында татар камыр ризыклары: кыстыбый, өчпочмак, бәлеш була. Эчлеккә каз һәм сыер ите кулланыла. Кунакларны шулай ук токмачлы ашы, татарча азу, ат итеннән уникаль рецепт буенча әзерләнгән шашлык белән сыйлаячаклар.

Судак, сазан, чуртан, шулай ук каз һәм үрдәктән пешерелгән ризыклар да була. Татлы сый турында да онытмаячаклар: талкыш кәләвә (татар милли ризыклары арасында иң катлаулы әзерләнә торган тәм-томнарның берсе).

Моннан тыш, кунакларны милли кием кигән кызлар каршы алачак һәм чәк-чәк белән сыйлаячак.

  • БРИКС илләре саммиты Татарстан башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Бу көннәрдә Казан бик күп чит ил делегацияләрен кабул итәчәк – 33 ил саммитта катнашачагын раслады, шул исәптән 24 ил беренче затлар дәрәҗәсендә катнаша.