ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстаннан гаилә Бөтенроссия гаилә конкурсында җиңү яулады

0

Кама Тамагы муниципаль районы Антоновка авылыннан Ринат һәм Айгөл Шәйхәйдәровлар «Ел гаиләсе - 2024» бөтенроссия конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды. Бу хакта конкурс сайтында хәбәр ителә. Бүләкләү тантанасы шимбә, 19 октябрьдә Мәскәүдә узды.

Конкурста барлыгы 11 меңнән артык гаилә катнашкан. Оештыру комитеты төбәк конкурсларында җиңгән гаиләләрнең 388 чыгышын караган. Бәйге 5 номинациядә узган: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә» һәм «Традицияләр саклаучы гаилә».

Нәтиҗәдә 88 гаилә «Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсында җиңүче дип табылган.

«Ел гаиләсе» бөтенроссия конкурсы – Россиядә Гаилә елын үткәрү планындагы төп чараларының берсе. Конкурс Россия традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтенең Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә расланган нигезләрен гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә.

Бөтенроссия конкурсын РФ Хезмәт министрлыгы, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары оештыра.