ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алабугада көмәнле хатын-кызларга бүләк тапшырдылар

0

Алабуга үзәк район хастаханәсендә көмәнле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә Алабуга хатын-кызлары катнашты. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

«Бу көнне без булачак әниләргә соклануыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Балалары туганчы ук, алар сабыйлары турында кайгыртып торалар. Сезнең бу кайгыртучанлыгыгыз, мәхәббәтегез һәм сабырлыгыгыз балагызның бәхетле киләчәге өчен нигез булып тора», — дип сәламләде булачак әниләрне район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров.

Булачак әниләргә бүләккә сабыйлар өчен кирәк-яраклар тапшырдылар һәм аналарга ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Тамашачыларны матур концерт номерлары белән сөендерделәр.

Көмәнле хатын-кызлар көне кысаларында үзәк район хастаханәсендә гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм абортларны профилактикалауга багышланган киңәшмә узды.

Рамил Сәфәров хәбәр иткәнчә, 2023 елда Алабуга районында 725 бала туган. 2024 елның 9 аенда 551 сабый дөньяга килгән. Бала табучы хатын-кызлар арасында бер балигъ булмаган әни дә бар.

Үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә психолог эшли. Абортка кадәрге консультация һәм йөклелек чорында хатын-кызларны озата бару буенча эш алып барыла. 2024 елның 9 аенда психологка 573 булачак әни мөрәҗәгать иткән, алар арасында 70 хатын-кыз абортка юллама белән килгән. Кризис ситуацияләре белән эшләгәннән соң 38 сабый саклап калынган.

Киңәшмәдә шулай ук дин вәкилләре докладлар белән чыгыш ясады. Православие рухание Илья Кривов балага узганнан бирле кеше тормышының кагылгысызлыгы темасын күтәрде. Исламда гаилә кыйммәтләре турында Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сөйләде.