ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әлмәттә агачлар утырттылар

0

Әлмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан агачлар утырттылар.«Хәтер бакчасы» акциясе 11нче мәктәп территориясендә узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акциядә катнашучылар 40 алмагач утыртты. Агачлар ата-бабаларның батырлыгына хөрмәт һәм хәтер символы булачак, дип ассызыклыйлар.

Чарага мәктәп укучылары, шәһәр прокуратурасы һәм экология һәм төзекләндерү департаменты вәкилләре кушылды. Традицияне дәвам итеп, 2025 елда тагын шулкадәр үк агач утырту планлаштырыла.

Фото: Әлмәт раойны башлыгы матбугат хезмәте

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/ekologiya/60344