ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксубайда яңа йортка ятим балалар һәм социаль ипотека программасында катнашучылар күченде

0

Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә күп фатирлы торак йортта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр һәм ятим балалар яшәячәк. Бу соңгы 7 елда Аксубай районында Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән беренче һәм бердәнбер йорт. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Яңа фатирларга күченүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека һәм попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлүсә Шәфигуллина котлады һәм яңа фатирлардан ачкычлар тапшырдылар.

«Бүген бездә зур вакыйга – унике гаиләне күпфатирлы матур йортка күчерү бәйрәме. Безнең өчен – ул гади халык бәйрәме генә түгел, бөтен район бәйрәме дә. Яңа фатир алучыларны котлап, өйләрегездә һәрвакыт җылы һәм уңайлы булуын, кунаклардан өзелмәвегезне, яңа гаиләләр төзелүен телим», – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.

Ул Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльмановка һәм «Халык йорты» төзелеш компаниясе генераль директоры, якташыбыз Илвир Хәмидуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа йортта өч фатирны социаль ипотека программасында катнашучылар алды. Бу Аксубай үзәк район хастаханәсенең ике хезмәткәре, янгын сүндерү часте йөртүчесенең гаиләләре. Районга киләчәк медицина хезмәткәрләре дә бирегә күченәчәк. Алты фатирдан ачкычларны ятим балаларга тапшырдылар. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Гайнатуллиннар гаиләсе дә бар.

Ә яңа йорт бусагасында кызыл тасманы кисү хокукы мәртәбәле кунакларга гына түгел, ә яңа фатирларга күчүче балаларга да бирелде. Яңа фатир хуҗалары һәм кунаклар, заманча бизәлешле һәм иркен бүлмәләргә сокланып, фатирлар буенча таралышты.

Социаль ипотека программасы буенча яңа йорттан шәфкать туташы Ләйсән Абрарова гаиләсе ике бүлмәле фатир алды. Гаиләгә өй туена рәсми кунаклар да бүләкләр һәм котлаулар белән килделәр.