ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов БРИКС кунаклары өчен Татарстан продукциясенең презентацияләрен үткәрергә кушты

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитында катнашучылар өчен республикада җитештерелгән һәм «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән продукциянең презентацияләрен үткәрергә кушты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда эшләп чыгарыла торган продукция урын алган күргәзмәнең әзерлеген бәяләде. Ул ТР Дәүләт Советы бинасы янындагы мәйданчыкта, шулай ук республика парламенты фойесында оештырылган.

«Республика Рәисе БРИКС саммитына килүче делегацияләр өчен презентацияләрне кунакларның тармаклар буенча кызыксынуларын исәпкә алып югары дәрәҗәдә оештырырга кушты», - дип ачыклык кертте Лилия Галимова.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында 17 ике яклы очрашу үткәрергә ниятли. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.