ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә 90 мең мөрәҗәгать килгән

0

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәтенә 90 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Хәрәкәтнең координаторы һәм Татарстанда Гомумроссия халык фронты төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында шулай дип белдерде.

«Безнең кайнар элемтә эшли башлаганнан алып өлешчә мобилизация башланганнан бирле 90 меңгә якын мөрәҗәгать килде, алар арасында көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлылары да бар. Кайбер кешеләр безгә берничә тапкыр мөрәҗәгать итә, турыдан-туры волонтерларга шалтырата», - дип искәртте ул.

«Улы һәм ире алгы сызыкта булган хатын-кыз безнең белән тыгыз аралаша. Активистлар аңа ярдәм күрсәтә», - диде Фазылов.

Координатор күпкә катлаулырак очракны да искә алды - «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтенә умырткасы яраланган хәрби мөрәҗәгать иткән, аңа үзен даими караучылар кирәк булган.

«Башта ул бер айга якын хастаханәдә ятты. Волонтерлар һәм табиблар аның янында кизү торлы. Соңыннан яшәү урынына озатып куйдылар», - диде активист.

Тулаем алганда, Фазылов сүзләренчә, баштарак нигездә консультатив ярдәмгә кагылышлы төрле мөрәҗәгатьләр килсә, аннары көнкүреш проблемалары алгы планга чыккан. «Бүген мөрәҗәгатьләр саны кимесә дә, алар әле килүен дәвам итә», - дип искәртте ул.