ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты көннәрендәге чикләүләр турында: Бу - ихтыяҗ

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Казанда һәм башкаланың әйләнә-тирәсендә БРИКС саммиты үткәрелү сәбәпле гамәлдә булачак җитди чикләүләр хакында искәртте һәм аларның кирәк икәнен әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ил җитәкчелеге, Россия Президенты Владимир Путин зур масштаблы вакыйга үткәрү бурычын Татарстанга йөкләде. Без моны зур ышаныч һәм җаваплылык дип саныйбыз. Барысын да оештыру, мөмкин кадәр кунакчыллык күрсәтү, оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү мөһим. Бик күп дәүләт башлыклары, кунаклар киләчәк. Алдынгы төркемнәр безнең белән бергә эшли инде», - дип искәртте ТР Рәисе.

«Барыннан да бигрәк Казанда һәм шәһәр яны районнарында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Бу көннәрдә – 21-25 октябрьдә – җитди чикләүләр булачак. Бу – ихтыяҗ. Халыкара чарага әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле рәвештә көчәйтелгән иминлек чараларын тәэмин итү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуңа бәйле рәвештә, республика җитәкчесе алда торган саммитны «билгеле бер карарлар таләп итә торган», дәүләт башлыклары катнашында Россия тормышындагы зур вакыйга дип атады.

«Без БРИКСның шәһәргә үзгәрергә мөмкинлек бирүен күрәбез. Аэропорт комплексын яңарту буенча зур эш башкарылды. Казанда да үзгәрешләр шактый – биредә автомобиль юллары төзү, йорт фасадларын, җәмәгать транспортын яңарту, кунакчыллык объектларын арттыруны атап үтәргә кирәк. Ахыр чиктә барлык бу уңайсызлыклар соңыннан казанлылар өчен дә, шәһәр кунаклары өчен дә уңайлыклар гына тудырачак», - дип искәртте ул.