ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан чит ил туристлары арасында популяр юнәлешләр рейтингында беренче бишлеккә керде

0

Казан чит ил туристлары арасында популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Островок» сервисына сылтама белән хәбәр итә.

Чит ил туристлары арасында Россиянең иң популяр шәһәре – Мәскәү, һәр икенче чит ил туристы башкалада була. Икенче урында – Санкт-Петербург. Чит ил туристларының 20 процентка якыны Нева буендагы шәһәрне сайлаган. Өченче урында – Калининград (2 процент). Беренче бишлеккә шулай ук Казан һәм Сочи шәһәрләре кергән.

Чит ил туристик агымының зур өлешен Азия илләре тәэмин итә, сәяхәтләрнең 41 проценты аларга туры килә. Бер ел эчендә әлеге күрсәткеч дүрт тапкыр арткан. Һәр өченче чит ил туристы Россиягә Якын Көнчыгыш илләреннән килгән. БДБ илләре арасында Россиядә күбесенчә белоруслар, казахлар һәм үзбәкләр кунак булган.

Элегрәк Казанның ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр 5 юнәлеш арасына керүе хакында хәбәр ителгән иде.