ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Балалар бакчасы тәрбиячесе: «Аулак өй – көрәш» ярышы – телебезне саклауда яңа сулыш

0

Казан шәһәре Идел буе районының Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Балаларның үсеш үзәге – 396 балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Энҗе Минһаҗева әйтүенчә, «Аулак өй – көрәш» әдәби ярышында матур әдәбият әсәрләрен укып, замана һәм классик авторлар белән генә түгел, хәтта башка халык авыз иҗаты белән дә танышканнар.

«Әдәби ярышта без беренче тапкыр катнашабыз. Бу көрәш безгә бик ошады, чөнки балалар бакчасында гына түгел, гаиләләрендә дә кулга китап алып, матур әдәбият әсәрләре укылды. Бу проект татар телен өйрәнү, үстерү, матур әдәбиятны, әдәбият аша мәдәниятне өйрәнү, гореф-гадәтләргә, йолаларга кызыксыну уятучы бер этәргеч булып тора. Бу чара миңа калса, телебезне, халкыбызның мәдәниятен саклауда яңарыш, яңа сулыш», – диде ул «Татар-информ»га.

Энҗе Минһаҗева 396 балалар бакчасының 1989 елдан бирле күп буын балаларга тәрбия һәм белем бирүен билгеләп үтте.

Фото: Мария Сөләйманова

«Эшчәнлегебез берничә юнәлештә алып барыла, шуларның иң мөһимнәреннән берсе – туган телебезне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу проблема, кызганыч, бик актуаль булып тора, чөнки татар гаиләләрендә дә аралашу теле, күбесенчә, рус теле. Безнең төп бурыч – татар теленә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү һәм бу эшчәнлекне ата-аналар белән берлектә алып бару», – диде өлкән тәрбияче.

  • Әдәби көрәшнең максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды.
  • Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.