ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин саммит алдыннан БРИКС илләре гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очраша

0

Казанда узачак БРИКС саммиты алдыннан, Россия Президенты Владимир Путин иртәгә, 18 октябрьдә, Мәскәүдә оешмага керүче илләрнең әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очраша. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында Россия Федерациясен «Россия бүген» медиатөркеме генераль директоры Дмитрий Киселев тәкъдим итәчәк, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында егермегә якын ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.