ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин чайлдфриның зыяны хакында сөйләде

0

Кызганыч ки, күпләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүне кулай күрә һәм үз өстенә артык җаваплылык алырга теләми. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, чайлдфри идеологиясенең зыяны турында сөйләгәндә, «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Шушыннан инде традицион гаилә кыйммәтләре урынына «ирекле мәхәббәт» дигән яңа атамалар барлыкка килә. Партнерлар язылышмыйча гына күпмедер вакыт бергә яши дә, тормыш мәшәкатьләре баса башлагач, икесе ике якка китеп бара. Чайлдфри белән дә шундый ук хәл», - дип саный Дәүләтшин.

Имам фикеренчә, чайлдфри идеологиясенең таралу сәбәбе – кыйммәтләр кризисы.

«Күп кенә яшьләр тормышның бик кыйммәтле кагыйдәсен аңламый: Аллаһы Тәгалә ике йөрәккә очрашып бер-берсенә гашыйк булу (мин биредә бер-берсен яратучы парларны да, балалы гаиләләрне дә, эчкерсез дусларны да күздә тотам) мөмкинлеген биргәч, бер-береңә хезмәт итү юлында үзеңне аямау да, тормыш мәшәкатьләре дә сурәтләп бетерү мөмкин булмаган шатлыклар һәм рәхәтлекләр алып килә. Йомшак урын-җирнең салкынлыгын һәм төнге йокының татлылыгын аңлау өчен көндезге хезмәтнең авырлыгын аңларга кирәк дигән кебек. Фани дөнья әнә шулай корылган», - дип өстәде Йосыф хәзрәт.

Ул һәркемнең үз нәселе, милләте, Ватаны һәм бөтен кешелек каршында җаваплы булуын искәртте.