ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия транспорт министры «Дорога 2024» күргәзмәсендә Татарстан стендын карады

0

Россия транспорт министры Роман Старовойт һәм РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Артем Жога «Дорога 2024» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә Татарстан Транспорт министрлыгы стендын карады. Бу хакта Республика министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын, республиканың социаль әһәмиятле программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде», – диелә хәбәрдә.

Илкүләм проект буенча быел 106 километр автомобиль юлы ремонтланды. Шулай итеп, агломерацияләрдәге юлларның 85 проценты һәм төбәк юлларының 51,6 проценты хәзер норматив хәлдә.

Моннан тыш, торак пунктларның 193 километр юл-урам челтәре ремонтланды, гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакча ширкәтләренә 11,1 километр озынлыктагы керү юллары, шулай ук биш балалар лагеренә керү юлы төзекләндерелде. Гомумән алганда, 323,5 километр озынлыктагы юлларга ремонт ясалды.

Илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2019 елда эшләтеп җибәрелде.