ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Быел татар телендәге әдәби әсәрләргә ябык конкурс игълан ителмәячәк

0

Быел Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән оештырылучы татар телендәге әсәрләргә ябык әдәби конкурс игълан ителмәячәк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла моны әлегә финанслар булмау белән аңлатты.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздырыла иде.

Быел әдәби әсәрләргә стимул башка форматта булачак. Язучыларга төрле чорларда яшәгән татар каһарманнары турында язарга заказлар биреләчәк.

  • Татар телендәге әсәрләргә ябык әдәби конкурс 2020 һәм 2022 елларда игълан ителгән иде. Җиңүче әсәрләр «Казан утлары» һәм башка журналларда басыла, китаплар итеп чыгарыла.