Рәис Махсус операция ветераннары ассоциациясе турында: Социаль адаптациядә булышу мөһим
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында республикада ТР махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе төзелүне шәрехләде.
«Бүген республикада Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе булдырылды. Аны зур хәрби тәҗрибәсе булган кеше – генерал-лейтенант Владимир Майстренко җитәкли. Безнең хәрбиләр кайта, алар безнең ярдәмне тоярга тиеш», - диде ТР Рәисе.
«Ассоциация барлык ветераннарны берләштерергә тиеш. Социаль адаптация белән ярдәм итү мөһим», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.