ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зилә Вәлиева яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавы сәбәпләрен аңлатты

0

Яшьләр гаилә корырга теләмәүнең төп сәбәбе – кыйммәтләр кризисы. «Татар-информ»га мондый фикерне ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.

Бу акча мәсьәләсе түгел, бу кыйммәтләр мәсьәләсе. Яшьләр белән бу хакта сөйләшкәндә, алар безгә: «Менә сез гаилә дисез, без башта мөнәсәбәтләр корабыз, аннары гаилә», - ди. Монда идеологик авышлык күренеп тора», - диде Вәлиева.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы башлыгы фикеренчә, үз гаиләсен тәэмин итү өчен студентлар өстәмә эш таба ала.

«Бүгенге көндә егет-кызларга акча эшләү өчен мөмкинлекләр аз түгел. Әгәр кеше ике курс тәмамлаган икән, ул акча эшләү юллары эзли ала, эшче куллар гел кирәк», – дип өстәде спикер.