ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чистайда Юкәтау археологик һәйкәлен туристлар өчен кызыклы итү турында фикер алыштылар

0

Чистай музеенда Юкәтау археологик һәйкәлен өйрәнү, саклау һәм туризм объекты буларак куллануга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чистай ягын өйрәнгән галимнәр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре археологик һәйкәл турында фикер алышты.

Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов түгәрәк өстәлдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән сәламләде.

«Ике-өч ел дәвамында бу мәсьәләләрне күтәрәбез, фикер алашабыз. Озак еллар дәвамында бу мәсьәләгә ныклап алынмадык. Бездә туган якны өйрәнүчеләр дә аз түгел. Хәзер системалы рәвештәге эш башланды, эшнең нәтиҗәсе бар. Бик мактанырлык булмаса да, бәләкәй нәтиҗәләр бар. Бүген дә киләчәктә чынга ашырырлык тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм», – диде ул.

Шулай ук катнашучыларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сәламләде. «Соңгы елларда бу юнәлештә эш бару бик шатландыра. Чистай нигезе Юкәтау дип саныйм. Юкәтау безнең көндә Чистай булып яши дип уйлыйм. Юкәтау турында мин күп укысам да, бүген беренче тапкыр булдым. Бу турыда сөйләшергә, фикер алышырга кирәк, тарихны белергә кирәк», — диде ул.

Җәмәгать эшлеклесе Сүрия Усманова сүзләренчә, Чистайдагы әлеге тарихи урын өчен янып торучы кешеләр бар.

«Бу түгәрәк өстәл бик кирәк иде, бу теманы күтәрергә кирәк. Археолог Наил Нәбиуллин Юкәтауны өйрәнүдә күп эшләде. Бу аның идеясе иде. Без бергә киңәшләшеп эшләдек. Чистай музее директоры Светлана Анатолий кызы Скучаева безгә зур ярдәм күрсәтте. Узган елда без Чистай музейлары буенча бер түгәрәк өстәл уздыоган идек, шуннан без бер команда булып оештык. Бу очрашуның нәтиҗәсе булыр, дип өметләнәм. Бөтен хыялыбыз Юкәтауны күтәрү, халыкны җәлеп итү. Бу бер адым булды», – дип сөйләде ул.

Түгәрәк өстәлдә галимнәр Наил Нәбиуллмн, Нәфисә Минһаҗева, Нурулла Гариф һәм башка белгечләр катнашты.