ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда узачак БРИКС саммитын 59 илдән 2 меңгә якын журналист яктыртырга теләк белдергән

0

Казанда узачак БРИКС саммитын яктырту өчен 59 илдән 2 меңгә якын журналист гариза биргән. «БРИКС саммиты» проекты җитәкчесе Юлия Холоднова саммитның «Казан Экспо»дагы матбугат үзәге белән танышкан вакытта шулай дип белдерде.

«22-24 октябрьдә Казан зур чара – БРИКС саммитын кабул итәчәк. Төп чаралар «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә уза. Матбугат үзәге саммитка аккредитацияләнгән 2 меңгә якын журналистны кабул итәргә әзер. Аларның яртысы – чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре. Шулай ук күпсанлы тәрҗемәчеләр (уналты телдән) җәлеп ителәчәк», - дип искәртте ул.

Матбугат үзәгендә халыкара тапшырулар үзәге дә булдырыла, аннан журналистлар үз илләренә трансляцияләр оештыра алачак, дип өстәде Холоднова.

Бүген «Казан Экспо»ны актив рәвештә саммитка әзерлиләр. Биредә аерым зоналар барлыкка килде, матбугат конференцияләре, шул исәптән йомгаклау конференциясе өчен өч зал булдырылды.

Матбугат үзәгенә килгәндә, анда 300гә якын эш урыны әзерләнгән, алар барысы да интернетка тоташтырылган, яртысы компьютерлар белән җиһазландырылган.

Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен аерым ресторан каралган, анда журналистлар саммит барган көннәрдә махсус бейджлар буенча көндезге һәм кичке аш ашый ала.