ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: Тиздән Казан Богородица монастыреның тулаем комплексын яңартачакбыз

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Богородица монастыренда булды, биредә ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. Ул телеграм-каналында шулай дип белдерде.

Республика җитәкчесе өч ел элек биредә яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәве ачылуын билгеләп үтте. «Тиздән монастырьның тулаем комплексын яңартачакбыз», - дип искәртте ул.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның реставрация ясалган Яңа Бистә мәчетен (Ак мәчет) ачу тантанасында да катнашты. Ул республикада бер үк вакытта мөселман һәм православие гыйбадәтханәләрен төзекләндерү эшләре алып барылуын, мондый тарихи гаделлекне сакларга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте