ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дмитрий Песков: Казанда узачак БРИКС саммиты вакыты озайтылмаячак

0

Казанда БРИКС саммиты уздыру вакытын озайту планлаштырылмый, инфраструктура күп санлы катнашучыларны кабул итәргә әзер. Бу хакта Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Әлеге саммитның бөтен инфраструктурасы шактый зур кызыксыну булачагын исәпкә алып әзерләнгән. Саммитны озайтырга ниндидер ихтыяҗ юк. Моннан тыш, катнашучыларның да, оештыручыларның да мондый мөмкинлеге юк», – диде Кремль вәкиле журналистларга.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак.

Моңарчы Песков Татарстан башкаласында чара югары дәрәҗәдә оештырылачагына ышаныч белдерде.