ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа ташламалар булдырылды

0

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен яңа ташламалар барлыкка килде. Аларның саны 16 төр буенча 2219га җитте. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ташламалар:

  • балаларны интернат-мәктәпләргә йөрткән өчен ата-ана түләвеннән азат итү;
  • җирле салымнар буенча салымның вакытында түләнми калган өлешен, шулай ук пеня һәм штрафлар буенча бурычны түләттерүне өметсез дип табу.

Контрактниклар һәм аларның гаиләләре өчен ярдәм чаралары ташламалар һәм финанс ярдәменең киң спектрын колачлый, аңа матди булышлык, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм транспортка түләгәндә ташламалар, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны үзара салым түләүдән азат итү һәм башка әһәмиятле чаралар керә.

Аерым алганда, Казанда, Актаныш, Кукмара, Минзәлә һәм Чистай районнарында, таксидан тыш, җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен ташламалар гамәлдә.

Чаллыда һәм республиканың 13 районында җир салымы буенча ташламалар каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бизнес өчен файдаланылмый торган бер җир кишәрлегенә салымнан азат ителә.

33 районның 1 565 торак пунктында гражданнар җыены карары буенча махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары быелга үзара салым акчасы түләүдән азат ителгән.

Кайбер районнарда мәктәп яны лагерьлары бушлай эшли, мәктәп укучылары өчен иртәнге һәм төшке аш бушлай, балалар бакчасында чыгымнарның бер өлешенә компенсация бирелә.

Чаралар һәм кабул ителгән актларның гомумиләштерелгән исемлеге квартал саен РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урнаштырыла.