ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ульяновскида Таш мәчетнең 160 еллыгына һәм Татар бистәсенә багышланган очрашу булды

0

15 октябрьдә Ульяновск шәһәрендә Сембердә Татар бистәсе формалашу һәм шәһәрдәге беренче таш мәчетнең 160 еллыгына багышланган фәнни-тарихи конференция булды. Бу хакта Ульяновск өлкәсе татар яңалыклары сайты хәбәр итә.

Чарага галимнәр, тарихчылар, студентлар, хәзрәтләр, укытучылар, мәдәни берләшмә вәкилләре һәм татар халкының бай мәдәни мирасы белән кызыксынучылар җыелды, дип белдерде «Минем бизнес» төбәк үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов tatar73.ru сайтына.

Конференция Федерация урамы (элеккеге Лосева урамы) буйлап экскурсиядән башланды, анда Акчуриннар, Алиевлар, Бәхтиевләр, Гафаровлар, Абушаевлар, Тенишевләр кебек атаклы татар гаиләләренең архитектура мирасы белән таныштылар. Тарих фәннәре кандидаты Рәмзия Вильданова үткәргән экскурсия үткәннәргә сәяхәт итәргә һәм тарихны шаһитлары булган уникаль биналарны күрергә мөмкинлек бирде.

Конференция барышында танылган галимнәр һәм белгечләрнең докладлары тәкъдим ителде, алар Татар бистәсе тарихының төрле аспектларын, аның мәдәни традицияләрен һәм төбәк үсешендәге ролен яктыртты. Шулай ук мөһим рухи һәм мәдәни үзәк буларак Сембердәге беренче Җәмигъ мәчетнең әһәмияте хакында фикер алыштылар.

Чарада катнашучылар арасында тарих фәннәре докторы Наил Таиров, Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, педагог Резеда Садыйкова, тарихчы Марат Гыйсмәтуллин, Ульяновск өлкәсенең Стратегик тикшеренүләр үзәге Тарих һәм мәдәният институты җитәкчесе Сергей Прокопенко бар иде.

Конференция нәтиҗәләре буенча галимнәр һәм белгечләр тарафыннан Сембердә Татар бистәсе тарихын алга таба өйрәнү һәм популярлаштыру буенча төп идеяләр һәм тәкъдимнәр җиткерелде. Катнашучылар «Татар бистәсе»ннән башланган таш Сембернең рухи, тарихи мәдәни, сәүдә үзәге архитектура һәйкәлләрен саклау һәм торгызу кирәклеге хакында искәртте.

«Сембердәге беренче Җәмигъ мәчете кабат әлеге комплексның үзәге була алыр, аның манарасын торгызу Сембергә рухи-мәдәни үзәк статусын кире кайтарыр, ә Федерация урамын төзекләндерүне дәвам итү меңләгән туристны шушы мөһим урынга китерер иде», - диде Гайнетдинов.