ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Токаев Казанда узачак БРИКС саммитына килергә җыена

0

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга ниятли. Казахстан лидерының киңәшчесе һәм матбугат секретаре Берик Уали шулай дип белдерде. Бу хакта Tengrinews хәбәр итә.

«Президент графигына БРИКС саммитында катнашу кертелгән. Ул 24 октябрьдә «аутрич» форматында оешманың киңәйтелгән утырышында чыгыш ясарга ниятли», - дип ачыклык кертте Берик Уали.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.