ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәт шәһәрендә «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы бара

0

Әлмәттә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы бара. Ул 15-16 октябрь көннәрендә үтә. Оешма рәисе Кадрия Идрисова ассызыклавынча, ел дәвамында 4 күчмә утырыш үткәрелә һәм бу агымдагы елга соңгысы.

«Без бөек шәхесебез Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназиядә булдык. Бик матур, бик җылы хисләр белән 2 сәгатьтән артык андагы эшчәнлек белән таныштык, күпме рухи азык алдык. Андагы рухи-әхлакый тәрбия эшен үрнәк итеп куярлык», — диде Кадрия Идрисова.

Шулай ук милләттәшләр музыка кораллары музеенда, Ризаэддин Фәхреддин исемен йөрткән мәчеттә һәм үзәктә булды. «Татнефть» компаниясенең хәйриячелек эшләре белән таныштылар. Эшлекле сәфәрнең беренче көне Әлмәт дәүләт драма театрында пленар утырыш белән тәмамланды. Биредә шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады, катнашучыларга сәламләү сүзләрен ирештерде.

Кадрия Идрисова «Ак калфак» оешмасының Әлмәт бүлеге эшен, башкарган хезмәтләрен югары бәяләде. «Әлеге күчмә утырышта әлмәтлеләрнең тырышлыгына, милләтебезгә ихлас хезмәт итүләренә сокланабыз. Биредә Австралиядән һәм 10 төбәктән «Ак калфак»лылар катнаша», — дип сөйләде ул.

Бүген районның Габдрахман һәм Кичүчат авылларына сәяхәтләребез планлаштырылган.