ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда локомотив һәм мазут төягән өч вагон рельстан чыккан

0

Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясендә локомотив һәм мазут төягән өч вагон-цистерна рельстан чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

«Якынча мәгълүматлар буенча, 15 октябрьдә иртән Татарстан Республикасында Куйбышев тимер юлының Бөгелмә станциясендә гомуми кулланылыштагы тимер юлда маневр башкарганда локомотив һәм мазут төягән өч вагон-цистерна рельслардан чыккан», – диелә күзәтчелек ведомствосы хәбәрендә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Хәрәкәт составы аумаган һәм нефть продуктлары түгелмәгән. Рельстан чыгып китү сәбәпләре ачыклана. Поездлар хәрәкәтендә тоткарлыклар булмады, дип ачыклык керттеләр прокуратурада.