ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Нурлаттан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм китерделәр

0

Нурлат районыннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 19 тонна гуманитар ярдәм китерделәр. Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә 150дән артык шифер, 15 кубометр агач материалы, 17 рулон фольгаизол һәм 126 төргәк җылыткыч тапшырылды.

Фото: © ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин аппараты

Гуманитар йөк Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев җитәкчелегендә Лисичанск һәм Рубежное кураторы Фәнил Әһлиуллин катнашында җыелды.

«Шефлыктагы шәһәрләр кураторы белән турыдан-туры хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Нурлат районы җирле халык, предприятиеләр һәм администрация ихтыяҗларын исәпкә алып ярдәм күрсәтә», - дип белдерде Дамир Ишкиниев.

Моннан тыш, Нурлат шәһәре «Хәрби туганлык» вәкилләре Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллинга республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыруга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты һәм медаль тапшырдылар.