ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Актаныш районында 50нче никах: Махсус хәрби операциядә катнашучы кызының туена кайтты

0

Бүген Актаныш районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның илленче никахы - Данияр Шәймурзин белән Лиана Галимованың гаиләләрен рәсмиләштерү тантанасы узды. Кияве белән кызының туена махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Галимов та кайткан иде. Яшьләрне котларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та килде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тантаналар залына җыелган кунакларны яшь парларыбыз белән таныштырды, гаилә төзүнең никадәр җаваплы гамәл булуын искәртеп теләкләрен җиткерде. Данияр һәм Лиана бер-берсенә һәрчак тугры, терәк һәм кирәк булырга вәгъдәләр бирешеп ЗАГС таныклыгына имзаларын салдылар, саф мәхәббәт билгесе - алтын балдаклар алыштылар.

Актаныш районы башылыгы Ленар Зарипов Данияр белән Лианага бәхетле тормыш теләде, әти-әниләре, әби-бабаларын сөендереп, балалар алып кайтып, тыныч тормышта яшәүләрен теләде. Утлар-сулар кичеп туйга кайткан Лиананың әтисе Илнар Галимовка рәхмәтләрен белдерде. Илебезне саклап яу кырларында үз-үзләрен аямыйча көрәшүче батырларыбызга, аларның берсе булган Илнар якташыбызга исән-сау туган якларыбызга җиңү белән кайтсыннар дип изге теләкләрен җиткерде.