ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Дәүләт Советында квадроциклларны һәм питбайкларны эксплуатацияләүгә чикләүләр әзерлиләр

0

Татарстан Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасына квадроцикллар, скутер, питбайк һәм башка индивидуаль мобильлек чараларын сатып алуда һәм эксплуатацияләүдә закон чикләүләрен эшләү өчен материаллар җыялар. Бу хакта «Татар-информ»га республика парламенты депутаты Марат Бариев белдерде.

«Мин питбайклар һәм индивидуаль мобильлекнең башка чаралары белән бәйле проблемалар буенча эшләргә тәкъдим иттем. Лаеш районында 13 яшьлек малайның үлеме бу темага игътибарны арттырды. Аларны сатып алу һәм идарә итү берни белән дә регламентланмаган», - дип саный депутат.

Марат Бариев балигъ булмаган балаларына әлеге транспорт чаралары белән идарә итәргә рөхсәт бирүдә ата-аналарның җаваплылыгы мәсьәләсен аерым билгеләп үтте.

«Ата-аналар исә балигъ булмаган баланы машина руленә хокуксыз утыртырга ярамаганын аңлый. Ә ни өчендер шулай ук куркыныч булган квадроциклга бернинди таләпләр дә юк. Машина ичмасам ябык транспорт, ә монда бит син ачык һәм шлемсыз. Син егылып төшәсең - сиңа җитди җәрәхәтләр гарантияләнгән», - дип аңлатты депутат.

Ул шулай ук автомобильләргә карата кабул ителгән индивидуаль мобильлек чараларын мәҗбүри теркәүне карарга кирәклеген белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында җәйге чорда авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең артуы турында язган иде.