ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ноябрьдә өстәмә ял көн була

0

Ноябрьдә россиялеләр 4 октябрьдә (дүшәмбе) ял итәчәк. Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә гражданнарны өстәмә ял көне көтә.

Производство календаре нигезендә, 4-10 ноябрьдә Россия халкы 5-8 ноябрьдә генә эшләячәк.

Әмма алда торган бәйрәм алдыннан россиялеләрне алты көнлек эш атнасы – 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр – көтә.

Халыклар бердәмлеге көне ел саен 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дәүләт бәйрәме 2004 елның 29 декабрендәге «Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) хакында» Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә гамәлгә куелган. Кертелгән үзгәрешләрдән соң закон «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» дип атала.

Искәртеп узабыз, 4 ноябрьдә эшләүчеләргә әлеге хезмәт көне ким дигәндә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Хезмәткәр шулай ук икеләтә түләүгә алмашка өстәмә ял көне алырга мөмкин. Әлеге нормаларның барысы да РФ Хезмәт кодексының 153 маддәсендә урын алган.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фотосы