ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейбол клубын Легендалар Кубогын яулавы белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген Легендалар Кубогына лаек булуы белән тәбрик итте.

Кичә Казан волейболчылары турнирның финал уенында Санкт-Петербургның «Ленинградка» командасын 3:0 исәбенә отты.

«Сезне чираттагы саллы трофей – Россия волейболының Легендалар Кубогын яулавыгыз белән котлыйм. Сезнең ышанычлы, югары техникага корылган уеныгыз, зур түземлегегез һәм җиңүгә омтылышыгыз көндәшләрегезгә бернинди мөмкинлек тә калдырмады. Бу «Динамо-Ак Барс»ның фикердәшләр һәм үз эшенең чын осталары командасы булуына иң яхшы дәлил», - диде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе «зур осталык, легендар волейболчы Инна Рыскальның (турнир шуның исемен йөртә) уңышына лаеклы булуда ихлас омтылыш, «Динамо»ның иң яхшы традицияләренә тугрылык» өчен командага рәхмәт белдерде.

«Алда торган Россия Кубогында да волейболчыларыбызга тиңнәр булмас дип өметләнәм һәм сезгә ихлас күңелдән уңышлар, яңа үрләргә ирешүегезне телим», - дип искәртте ул.