ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда яңа атна +11 градус җылы һәм көчле җил белән башлана

0

Дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстанда аз болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Көндез аның тизлеге урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2..-7 градус, көньякта һәм көнчыгышта -11 градус тәшкил итте. Көндез исә температура +6..+11 градуска кадәр күтәреләчәк.