ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Кама районында ветеран Мирсәяф Камалов бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

0

Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче Мирсәяф Камаловны хөрмәтле юбилее – 100 яшьлеге белән котладылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.

Мирсәяф Миргаяз улы 1924 елның 9 нчы октябрендә туган. Аның тормышында авырлыклар һәм сынаулар җитәрлек була. Гаиләдән кулак малы тартып алына, шуңа күрә ул башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала. Сугыш башлангач, фронтка китә, окоп казый, ә 1942 елда, 18 яше тулгач, Тын океан флотына мобилизацияләнә. Туган авылына ул 1947 елда гына кайта һәм колхозда бригадир булып эшли башлый. Аның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

1949 елда ул Газизә Мусинага өйләнә, алар 4 бала үстерә. Аның 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.